йомшак

йомшак
I. с. 1. Тотып, капшап карауга каты, тыгыз булмаган, басымга, кысуга җиңел бирелүчән; киресе: каты. Эшкәртүгә җиңел бирелә торган. Нәфис, тупас түгел, кабарып торган (кул, бит һ. б. ш. тур.). Нечкә, ефәк сыман (чәч, йон һ. б. ш. тур.) 2. Сыгылмалы й. пружина 3. Буш, нык тартылмаган, тыгыз уралмаган, нык түгел 4. Физик яктан көчсез. Тазалыгы ныклы түгел. Зәгыйфь, начар (күрү, ишетү, сизү, хәтер тур.) 5. күч. Ихтыяр көче ныклы түгел. Басынкы, тыйнак. Кыюсыз 6. Ягымлы. Әдәпле, каты бәрелми торган. рәв. Ягымлылык күрсәтеп, ихтирам белән 7. Җылы (һава, климат тур.) 8. Ягымлы, нәфис (ишетүгә, күрүгә һ. б.) 9. Тиешле саклану мөмкинлекләре булмаган 10. Тәэсир көче, куәте түбән булган й. аракы 11. Тиешле дәрәҗәдә түгел. Аз, җитәрлек түгел. Кимчелекле. Экономик яктан хәлсез 12. Үз эшен начар белүче, әзерлексез 13. Минераль тозлары аз булган, сабынны яхшы эретә торган (су тур.) 14. рәв. Әкрен, сүлпән (үсеш, темп тур.) 15. рәв. Җиңелчә генә, әкрен генә. ЙОМШАК АҢКАУ – Авыз куышлыгының хәрәкәтчән, гөмбәз сыман форм. югарыгы өлеше. II. ЙОМШАК – 1. диал. Калач, бодай икмәге 2. тарт. ф. Кеше яки хайван тәненең итләч, мускуллы урыны бот йомшагы 3. тарт. ф. Яшелчә, җиләк-җимешнең тышча эчендәге итләч өлеше

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно сделать НИР?

Смотреть что такое "йомшак" в других словарях:

  • йом-йомшак — арт. дәр. Йомшак …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • йоп-йомшак — арт. дәр. Йомшак …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • йомшактәнлеләр — Йомшак тәнле умырткасыз хайваннар, моллюсклар …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • кәвеш — Йомшак күннән тегелгән кунычсыз аяк киеме …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • литий — Йомшак һәм җиңел, көмешсыман ак селтеле металл, химик элемент (li, ат. масс. 6. 9; 180. 5 град. эри) …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • үлән — Йомшак, яшел, берьеллык сабаклы үсемлек …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • читек — Йомшак күннән тегелгән, юка олтанлы, озын кунычлы аяк киеме (элек сәхтиян күннән теккәннәр). ЧИТЕК КҮБӘЛӘГЕ – диал. Читекнең үкчәсенә салынган астар …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • мамык — (МАМЫКЛАНУ) (МАМЫКЧЫЛЫК) – 1. Мальвалар семь. көньякта игелә торган берьеллык үсемлек 2. Шул үсемлекнең җеп, целлюлоза һ. б. әзерләү өчен кулл. тор. орлык сүсе. Шул сүснең махсус эшкәртелгән нәфис, йомшак массасы. с. Шундый сүстән эрләнгән 3.… …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • бәрхет — ХӘТФӘ – 1. Өс ягы кыска кыркылган куе йомшак төкле, өлешчә яки бөтенләй ефәктән эшләнгән тыгыз тукыма 2. күч. сир. Йомшак, ягымлы (тавыш тур.). БӘРХЕТ АГАЧЫ – Ерак Көнчыгышта үсә торган, кайрысы калын бөке катламлы агач …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

  • мендәр — 1. Баш астына салу яки аска куеп утыру өчен дүртпочмаклы тышлыкка мамык, йонмамык, кыл һ. б. ш. тутырып эшләнгән йомшак әйбер 2. Иярнең ат аркасына тиеп торган йомшак өлеше, нигез, терәк 4. Арбаның ал күчәре өстенә куелган агач терәк …   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге


Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»